Бөтендөнья уйгыр конгрессы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бөтендөнья уйгыр конгрессы, БУК, Дөнья уйгыр корылтае (уйг. دۇنيا ئۇيغۇر قۇرۇلتى, уйгыр латин язуында: Dunya Uyghur Qurultiyi, ингл. World Uyghur Congress) — мөһаҗирлектәге уйгырларның халыкара оешмасы. Кытайның Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы (Көнчыгыш Төркестан) эчендә, шулай ук Көнчыгыш Төркестаннан читтә дә уйгыр халкы мәнфәгатьләрен якларга омтыла[1]. Бөтендөнья уйгыр конгрессы үзен көч кулланусыз һәм тыныч хәрәкәт буларак тасвирлый һәм тоталитаризм, дини түземсезлек һәм терроризмнан баш тарту өчен чыгыш ясый[2]. Конгресс Демократия өчен фонд(ингл.)татар. (АКШ) тарафыннан өлешчә финанслана.
Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Кыскача исем ...
Бөтендөнья уйгыр конгрессы | |
Байрак | |
Нигезләнү датасы | 16 апрель 2004 |
---|---|
Кыскача исем | WUC |
Җитәкче | Долкун Әйса[d] |
Дәүләт | Алмания |
Сәяси идеология | сепаратизм[d], пантөркичелек[d], ненасилие[d], милләтчелек һәм Уйгырлар |
Штаб-фатирының урнашуы | Мүнхен, Алмания |
Рәсми веб-сайт | uyghurcongress.org/en/(ингл.) |
Ябу
Кытайда БУК «террористлар оешмасы» дип рәсми рәвештә танылган[3][4].