Кениядә ислам
Кениядә азчылык дине / From Wikipedia, the free encyclopedia
Кениядә ислам (ингл. Islam in Kenya, суах. Uislamu nchini Kenya, гарәп. الإسلام في كينيا ) ― азчылык дине. Ил халкының (48 млн кеше, 2019 елга) 11 % ы – мөселманнар (5,2 млн кеше) [1]. Кения яр буена, нигездә, мөселман халкы урнашкан. Ил башкаласы Найробида берничә мәчет бар һәм күп санлы мөселман җәмгыяте яши. Кениядә мөселманнарның күпчелеге ― мөселман халкының 81 % ын тәшкил иткән сөнниләр, 7 % ы ― шигыйлар [2]. Шулай ук шактый санда гыйбадияләр, Коръәнчеләр һәм әхмәдия агымы тарафдарлары бар [3]. Шигыйлар ― Якын Көнчыгыштан һәм Һиндстаннан килгән диңгез сәүдәгәрләре йогынтысында барлыкка килгән исмәгыйлиләр. Бу мөселман шигыйларга илдә якынча 6000―8000 кеше исәпләнгән Давуди Боһра(ингл.)татар. агымы вәкилләре, шулай ук шигый-уникечеләр җәмгыяте карый.