Титан (иярчен)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Титан (бор. юнанча Τιτάν) — Сатурнның иң зур иярчене, зурлыгы буенча Кояш системасының икенче иярчене (Юпитерның иярчене Ганимедтан соң).
Титан | |
Масса | 134,518 ± 0,003 йоттаграмм[1][2] |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | титан[d] |
Иң югары ноктасы | Митрим[d] |
Ачучы яки уйлап табучы | Христиан Гюйгенс[d][3] |
Ачыш датасы | 25 март 1655 |
Ана җисем | Сатурн |
Апоүзәк | 1 257 060 km |
Периүзәк | 1 186 680 km |
Орбита эксцентриты | 0,0288 |
Орбита дәвере | 15,945421 ± 1,0E−6 тәүлек |
Зур ярымкүчәр | 1 221 870 ± 1 km |
Альбедо | 0,22 |
Тыгызлык | 1,8798 ± 0,0044 кубик смга ... грамм[1] |
Радиюс | 2574 km |
Титан Викиҗыентыкта |
Җирдән һәм Марстан тыш Кояш системасының өслегендәге сыеклык белән бердәнбер җисеме һәм тыгыз атмосфералы бердәнбер иярчене.
Җирдән тыш тик Титанда өслегендәге сыек күлләр һәм елгалар (сыек метаннан тора) табылган. Тереклек булсын өчен сыеклык барлыгы - төп шарты була, шуңа күрә гадәти булмаган тереклек төре булуы фараз ителә.
1655 елда Нидерландлар астрономы Христиан Һюйгенс тарафыннан ачылган.
Титан диаметры — 5152 км, Айга караганда 50% ка зуррак. Тартылу көче Җирнеке җидедән берен тәшкил итә.
Титан өслеге күбесенчә су бозыннан һәм утырма органик матдәдән тора, геологик рәвештә яшь, яссы диярлек.
Титан һавасы күбесенчә азоттан тора, шулай ук метан, этан бар, алар болытлар булдыралар, шул болытлар сыек һәм мөмкин булган каты явым-төшем чыганагы булып торалар.
Титан өслегендә метан-этан күлләр һәм елгалар бар.
Өслегендә басым 1,5 атмосфера (146,7 кПа) тәшкил итә, температура -170—180 °C.
Титан Җирнең башлангыч дәвере белән чагыштырыла, бу иярчендә иң гади тереклек формалары булуы ихтимал, аеруча өслеге астында мөмкин була.