Һерберт Спенсер
From Wikipedia, the free encyclopedia
Һе́рберт Спе́нсер (ингл. Herbert Spencer) — британ фәлсәфәчесе, социолог, идеалистик фәлсәфә вәкиле, эволюционизмга нигез салучыларның берсе, либерализм идеологы.
Һерберт Спенсер Herbert Spencer | |
---|---|
Туган телдә исем | ингл. Herbert Spencer |
Туган | 27 апрель 1820(1820-04-27)[1][2][3][…] Дерби, Англия |
Үлгән | 8 декабрь 1903(1903-12-08)[1][2][3][…] (83 яшь) Брайтон, Англия |
Күмү урыны | Һайгейт зираты[d] |
Ватандашлыгы | Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d] |
Һөнәре | фәлсәфәче |
Эш бирүче | The Economist |
Ата-ана |
|
Дербида укытучы гаиләсендә туа. Кембриҗ университетында белем алудан баш тарта, фәннәрне үзлектән өйрәнә.
Спенсер фәлсәфәсе Кант, Юм, Шеллинг һәм Конт карашлары йогынтысында формалаша. Спенсер гомуми (уртак) эволюция теориясен тәкъдим итә. Бу теория күбрәк механистик характерда иҗат ителгән. Ул, материаль һәм рухи дөньяның төрле өлкәләрендә яшәгән (нәорганик материя, органик материя, әхлак, социаль тормыш өлкәләрендәге) предметларны һәм күренешләрне бер рәткә куеп барысы өчен дә «уртак» булган тигезлеккә бару тенденциясен исбатларга тырыша.
Спенсерның эволюция теориясе диалектика гыйлеме тарафыннан каралган һәм исбатланган теориядән күпкә аерыла. Спенсерның эволюция теориясе метафизик, механистик принципларга корылган, ул объектив дөньяның һәр өлкәсенә характерлы үзенчәлекләрне инкяр итә, шунлыктан аларның үзләренә генә хас булган тенденцияләрне ачудан ерак булып кала.
Танып белү теориясендә Спенсер Кант карашларын, аның агностик фикерләрен, «әйбернең асылы үзендә кала» формуласын нигезгә куярга тырыша.
Социология фәнендә галим органик мәктәпкә нигез салучы булып санала. Бу мәктәпнең төп карашлары механистик принципларга нигезләнгән. Җәмгыятьнең структурасын ул тере организм структурасына җәмгыять кануннарын органик материя кануннарына кайтарып калдыра.