Акыллы шәһәр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Акыллы шәһәр (ингл. smart city/смарт сити) - мәглүмати һәм коммуникацион технологияләрне куллану ярдәмендә үзендә урын алган процессларының нәтиҗәлерәк итүче, кешеләр өчен уңайлырак яшәү урыны, әйләнә-тирә мохиткә азрак тәэсир итүче шәһәрләшкән торак пункты. 'Акыллы' ителерлек секторларның иң алдынгылары арасына транспорт, энергия, су тәэмин итү, сәламәтлек системасы хезмәтләре һәм калдыкларның эшкәртелүе.
Акыллы шәһәрләр төшенчәсе климатик үзгәрешләр (мәс. Глобаль җылыну), югары технологияләр аркасында урын алган икътисади үзгәрешләр, пәрәвез-кибет һәм күңел ачу мөмкинлекләренең популярлыгы, Җир халкы структурасының картаюы һәм нәтиҗәдә дәүләт финансларына үсә баручы таләпләр аркасында игътибар үзәгенә чыга.[n 1]
Аурупа Берлеге үзенең шәһәрләшкән метрополияләр регионнары өчен "акыллы" үсеш стратегиясен булдыруга зур көч түгә.[n 2][2]
Акыллы шәһәрләрнең киләчәк урынын тасвирлаучы мәгълүматны 2012 елгы FuturICT фәнни тикшеренү нәтиҗәсендә ясалган докладтан табып була.[3]
'Акыллы шәһәрләр' рәтенә, башкалар арасында, Чикаго, Бостон, Барселона һәм Стокһольм керә.[n 3]