Албания
From Wikipedia, the free encyclopedia
Албания яки Арнавытлык (алб. Shqipёria, рәсми исеме – Албания (Арнавытлык) Җөмһүрияте, алб. Republika e Shqipёrisё [ɾɛpuˈblika ɛ ʃcipəˈɾiːs]) — Көньяк-Көнчыгыш Европада урнашкан мөстәкыйль дәүләт. 2016 ел мәгълүматларына күрә, Албаниядә 3 миллионнан артык кеше яши. Илнең башкаласы һәм иң эре шәһәре — Тирана, аннан кала иң зур шәһәрләре — Дуррес һәм Влёра. Албания Балкан ярымутравының көнбатыш өлешендә, Әдрән һәм Ионик диңгезләрнең ярында урнашкан. Отранто бугазы Албанияне Италиядән аерып тора. Дәүләт төньяк-көнчыгышта Сербия, Косово һәм Метохия автоном төбәге белән, төньяк-көнбатышта — Черногория белән, көнчыгышта — Македония, көньяк-көнчыгышта — Греция белән чиктәш.
Байрак
| |
Шигарь | Go your own way! |
---|---|
Башкала | Тирана |
Халык саны | 2 793 592 (бәя, 1 гыйнвар 2022) |
Нигезләнгән | 28 ноябрь 1912 |
Сәгать кушагы | UTC+01:00 |
Рәсми тел | албан теле |
География | |
Мәйдан | 28,748 км² |
Координатлар | 41°N 20°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы исеме | Албания президенты |
Дәүләт башлыгы | Байрам Бегай |
Башлык исеме | Албаниянең баш министры |
Икътисад | |
ТЭП | 17 931 миллион US$ (2021), 18 882 миллион US$ (2022) |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 16% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.784 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.796 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 78.345 ел (2016)[4] |
Джини коэффициенты | 30.8 (2019) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[5] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +355 |
ISO 3166-1 коды | AL |
ХОК коды | ALB |
Интернет домены | .al |
Борынгы чорларда хәзерге Албания җирләрендә иллирияле, тракияле һәм грек кабиләләре яшәгән, берничә грек колониясе булган. Иллирия сугышыннан соң бу җирләр Рим империясенең Далмация, Македония һәм Мёзия вилаятьләренә керәләр. 1190 елда Круя шәһәренең Прогон исемле идарәчесе Арбер кенәзлеген төзи, бу беренче албан дәүләте була. XVI гасырда хәзерге албан җирләрен Госманлы империясе яулап ала, төрекләр монда биш гасырга якын хакимлек итә. 1912 елда, Балкан сугышларыннан соң, Албания мөстәкыйльлеге турында игълан итә. 1939 елда Италия Албания патшалыгын басып ала һәм монда Бөек Албанияне төзи, ә 1943 елда ул Алмания протекторатына әверелә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Әнвәр Хуҗа җитәкчелегендәге Хезмәт фиркасы хакимияткә килә, ил коммунистик үсеш юлына баса, изоляция сәясәтен алга сөрә. 1991 елда Албания Халык Социалистик Республикасы бетерелеп, хәзерге Албания Җөмһүрияте барлыкка килә.
Албания — үсеп килүче демократик ил. Икътисадта хезмәт күрсәтүләр базары өстенлек итә, аннан соң сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы килә. Кеше үсеше потенциалы индексы югары дип санала. Дәүләт барлык ватандашларын сәламәтлек саклау системасы һәм бушлай башлангыч һәм урта белем алу мөмкинлеге белән тәэмин итә.
Албания Берләшкән Милләтләр Оешмасы, НАТО, БСО, Бөтендөнья банкы, Европа шурасы, АИХО, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы берләшмәләренең әгъзасы. 2016 елда Европа берлегенә керер өчен гариза язды.