Албаниядә ислам
From Wikipedia, the free encyclopedia
Албаниядә ислам (алб. Islami në Shqipëri) — Албания территориясендә ислам дине. 2011 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Албания халкының 58,78% ы — Ислам дине тарафдары. Ислам — Албаниядә иң күп тарафдарлары булган дин. Албан мөселманнарының күбесе сөнниләр, шулай ук бәкташилык(ингл.)татар. дини агымы тарафдарлары шактый. Илдә ислам диненең көчәюе — берничә гасыр дәвам иткән госманлы төрекләре идарәсе нәтиҗәсе. Төрекләр яулап алганчы, Албания халкының күпчелеге православие яки католик чиркәвенә караган христианнар булган. Ил халкының 16,99% ы үзләрен төрле христиан конфессияләре әгъзалары буларак билгели. Италиядә албаннарның дине буенча католиклар булган арборешлар этник төркеме бар. 1967 елда, башка диннәр кебек үк, ислам дине дә Албанияне «атеистик ил» дип игълан иткән коммунистлар режимы тарафыннан тыела. 1991 елда ислам дине өчен яңа күтәрелеш чоры килә.