Африкада ислам
From Wikipedia, the free encyclopedia
Африка ― VII гасыр башында Гарәбстаннан читтә ислам таралган беренче кыйтга (континент). Дөньядагы мөселман халкының 1/3 е диярлек шушы кыйтгада яши. Африкадагы мөселманнарның күпчелеге ― сөнниләр. Африкада ислам даими рәвештә социаль, икътисади һәм сәяси шартлар йогынтысында үзгәреп тора. Гадәттә, Африкада ислам Африканың җирле мәдәниятенә яраклаша һәм диннең яңа формалары барлыкка килә. 2002 ел мәгълүматлары буенча, мөселманнар Африка халкының 45% ын тәшкил итә[1]. Күп кенә мөселманнар Төньяк Африкада, Африка мөгезендә, суахили яр буенда һәм Көнбатыш Африканың күпчелек өлешендә яши. Көньяк Африкада мөселманнар азрак, анда шактый күп мөһаҗир-мөселманнар яши.