Борынгы Мисыр дине
From Wikipedia, the free encyclopedia
Шулай ук карагыз: Мисыр аллалары исемлеге
Гадәти ышану • Борынгы Мисыр | |
Борынгы Мисыр дине | |
Тип | политеизм |
Үзенчәлекләр | хайваннарны иләһиләштерү зур үсешкә ирешкән мәет күмү йоласы |
Мифлар циклы | дөньяны яралту кешеләрне гөнаһлары өчен җәзалау Ра алланың Апоп белән көрәше Осирисның үлеме һәм яңадан терелүе |
Чор | Б.ч.к. якынча 6-4 мең ел — б.ч. 1 меңъеллыгының уртасы |
Таралыш | Борынгы Мисыр, Синай, өлешчә Борынгы Либия, Нубия, Фәләстыйн |
Борынгы Мисыр дине Викиҗыентыкта |
Борынгы Мисыр дине, яки Борынгы мисыр дине — Борынгы Мисырда династияләргә кадәрге чордан алып христианлык кабул иткәнче кулланылышта булган дини ышанулар һәм йолалар системасы. Үзенең күп меңъеллыкларга сузылган тарихында борынгы мисыр дине төрле үсеш этапларын үтә: Борынгы, Урта һәм Яңа патшалык вакытыннан алып соңгы дәүләт һәм грек-рим чорларында яши.
Борынгы Мисырда гомуми бер дингә охшаш форма белән бергә, билгеле бер иләһләргә багышланган күпсанлы җирле культлар да яшәп килгән. Аларның күпчелеге генотеистик булган (ягъни бер үк вакытта башка иләһләрне танып, аерым бер иләһкә аеруча көчле итеп табынганнар), шуңа күрә мисырлыларның дине политеистик дип санала[1]. Шулай ук кыска гына вакыт эчендә атонизм культы яшәп ала, аны монотеистик дип карарга мөмкин.
Кайбер египтология белгечләре фикеренчә, Борынгы Мисырда баштан ук монотеистик тенденцияләр булган[2][3]. Мисыр динен алыштырган христианлык исә аны мәҗүсилекнең бер формасы дип сыйфатлый. Кеметизм тарафдарлары да аны шушы истилах[4] белән атый.