Зәйтүн
From Wikipedia, the free encyclopedia
Зәйтүн, Европа зәйтүне (O.europaea) — зәйтүнчәләр (Oleaceae) гаиләлегенең, зәйтүн (Olea) ыругы вәкиле. 3—4, кайвакыт 12 м га кадәр җитеп үскән агач. Ул үзенең озак яшәве белән башкалардан аерылып тора. Яфраклары каршыдаш урнашкан, гади, тар ланцетсыман. Чәчәкләре вак, куентыктагы себеркәчләрдә урнаша. Җимешләре — каты төшле җимеш. Аның мезокарпиенда 25—40% (кайчак 75% ка кадәр) май туплана. Азык итеп һәм медицинада кулланыла торган прованс мае дип йөртелә торган иң яхшы сыйфатлы зәйтүн мае җимешләрне салкын пресслау нәтиҗәсендә алына. Җылытып кабат кысып чыгару юлы белән техник һәм янучан «агач маен» алалар. Зәйтүн җимешләре кеше туклануында тозланган һәм маринадланган хәлдә кулланыла.
Зәйтүн | |
Кыскача исем | O. europaea |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Olea europaea L., 1753[1] |
Таксономик ранг | төр[1] |
Югарырак таксон | Маслина[d][1] |
Таксонның халык атамасы | olive tree[2], olive[2], Olienhout, 木樨榄[3], 油橄榄[3][4], 木犀榄[4], 齐墩果[4], 木犀榄[5], 木樨榄[6][7][8][…], 牛白藤根[9], 洋橄揽[9], 齐墩果[9], divja oljka һәм 欧洲橄榄 |
Җимеш төре | каты төшле җимеш[d] |
Нәрсәнең чыганагы | зәйтүн[d], olive wood[d] һәм olive leaf[d] |
Башлану вакыты | 60 тысячелетие до н. э. |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Зоны морозостойкости растений | 8[d][10] |
Ареал таксона | Кытай[7][8], Урта диңгез һәм Тибетский автономный район[d][11] |
Ссылка на авторов таксона | L. |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=25555[12] |
Зәйтүн Викиҗыентыкта |
Зәйтүн — нигездә Урта диңгез буе илләрендә киң таралган борынгы культуралы үсемлек. Зәйтүн ботагы күптәннән тынычлык символы булып санала. Хәзерге вакытта аны АКШ, Франция, Испания һәм башка Европа илләрендә киң үстерәләр. Шулай ук зәйтүнне Краснодар краенда, Кырымда, Кавказда да игәләр. Зәйтүннең 500 дән артык сорты бар. Аларның кайбер төрләрен ашханә сортлары буларак үстерәләр, икенчеләрен май алу өчен кулланалар. Зәйтүннең үзагачы авыр, кыйммәтле агач әйберләр ясауда кулланыла.