Күчеш (геология)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Күчеш, Шуышулы күчеш (рус. надвиг, ингл. overthrust, overfault, Thrust fault) — тау токымнарының тектоник күчү формасы, җимерелү тибы. Тектоник хәрәкәтләр нәтиҗәсендә, тау токымнары ятышының үзгәрүе күзәтелә. Әлеге үзгәрешләр бер төрле тау токымы массасының ярык буйлап икенче тау токымына карата шуышуы (этелүе) белән характерлана. Шул рәвешле, ярыкның өске ягында ятучы катламнар өскә таба, ярыкның түбәнге ягында булганнары – аска таба этелә. Беренче блок асылынып (эленеп) торучы блок дип, икенчеләре ятып торучы блок дип атала.