Макара
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ма́кара (Санскрит телендә:मकर), makara — Һиндстан традициясендә һәм шул традиция йогынты ясаган рәт халыкларда мифик диңгез җанвар. Макара еш үзендә дельфин, акула һәм крокодил хасиятләрен берләштергән гигантс су җанвары булып чаглдырыла (левиафанның Һинд юрамасы)[1]. Ул Варунаның, Ганганың ваханасы һәм Кама Ходаеның символы булып тора. Һинд динендә Кәҗәмөгез йолдызнамә билгесенә тәңгәл килә. Санскрит телендә «диңгез аждаһасы» яки «су монстры» дигәнне аңлата.[2]. Җанварның сурәтләре Һинд динендә һәм Тибет Буддачылыгында киң кулланыла, алар, Көньяк Азиядә һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә таралган. Кайбер криптозоологлар фикеренчә макараның чын прототибы булып эоценда хәзерге Пакистан территориясендә яшәгән Китсыман Амбулоцетус тора, ул үзендә хәзерге крокодил һәм дельфин хасиятләрен берләштергән. Прототип буларак шулай ук төрле крокодилларны атыйлар, хосусан, сазлык крокодилын һәм кикрикле крокодилны. Бу җанвар хөрмәтенә Makaracetus примитив китсыманнар төне аталган. Бу хайванның баш сөягендә мышцалар беркетелү урыннары дип саналган киң урыннар бар, алар хартумсыман структураны тәшкил итәләр.