Мосул
From Wikipedia, the free encyclopedia
Мосул яки Әл-Мүсил (гарәпчә الموصل, Әл-Мүсил, көрдчә Mûsil) — Гыйракның төньяк өлешендә, Тигр елгасында урнашкан шәһәр. Багдадтан 396 км ераклыкта.
Мосул | |
гарәп. الموصل | |
Рәсми исем | الموصل |
---|---|
Дәүләт | Гыйрак |
Нәрсәнең башкаласы | Найнава[d], Зангиды[d] һәм Мосульский вилайет[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Найнава[d] |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Тигр |
Хөкүмәт башлыгы | Список правителей Мосула[d] |
Халык саны | 1 792 000 (2023)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 223 метр |
Кардәш шәһәр | Филаделфия |
Алыштырган | Ниневия[d] |
Мәйдан | 180 км² |
Беренче язма телгә алу | 700 |
Җирле телефон коды | 60 һәм 40 |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Мосул Викиҗыентыкта |
Борынгы заманда шәһәр Тигр елгасының көнбатыш ярында, Ниневия каласы каршында барлыкка килгән.
Хәзерге вакытта Мосул ике ярда зур мәйдан били, көнчыгыш өлеше - "Сул яр", көнбатыш өлеше - "Уң яр" дип аталган. Нәкъ Сул ярда борынгы Ассүрия башкаласы Ниневия урнашкан булган.
XXI гасыр башында Мосул халкының күпчелеге гарәпләр, ә азчылыгы ассүриялеләр, төрекмәннәр, язидләр, көрдләр булды.
2004 елда халык саны 1 846 500 кешегә җитә.
Мосулда туган кешеләр мәсләви дип йөртелә.
2014 елның 10 июнендә Мосул ИГИЛ тарафыннан яулап алынган, елның ахырына ярты миллион кеше шәһәрдән качкан.
Мосул шәһәрендә иң мөһим ресурслар - мәрмәр һәм нефть чыгару.
ИГИЛ, Мосул шәһәрен басып алганнан соң, нефть, автомобиль бензины, нефтепродуктлар сатып, күп акча туплый.
Шәһәрдә Мосул университеты һәм медицина көллияте урнашкан. ИГИЛ яулап алуга карамастан, әле дә эшли.
2014 елга кадәр Мосул несториан христианлык үзәге булды һәм Тәүрәт китабында тасвирланган берничә пәйгамбәр кабере урнашкан, шул исәптән Иона пәйгамбәр, ләкин 2014 елда ИГИЛ аның каберен җимерде.