Палауда ислам
Палауда азчылык дине / From Wikipedia, the free encyclopedia
Палауда ислам (ингл. Islam in Palau, яп. パラオのイスラム教, гарәп. الإسلام في بالاو) ― азчылык дине. Мөселманнар ил халкының (21 613 кеше, 2021 елга) 3 % ын тәшкил итә. Бөтендөнья мәгълүмат бюллетене (ингл. World Factbook) Палауда Ислам дине таралу көньяк Филиппиннар белән гомуми ислам мирасына бәйле дип аңлата [1]. Пью тикшеренү үзәге (ингл. Pew Research Center) бәясе буенча, 2012 елда илдә 1 меңнән кимрәк мөселман яшәгән, бу сан ил халкының 1 % ын тәшкил иткән[2].
Палау халкының 2015 елга 89,7 % ы ― христианнар [3] (католиклар – 41,6 %, төрле конфессия протестантлары 34,9 % (шул исәптән, инҗилчеләр 26,4 %, җиденче көн адвентистлары 6,9 %, баптистлар 7 %), 5,7 % ы – җирле Модекнгеи(ингл.)татар. дине тарафдарлары, 3 % ы – мөселманнар, 2,6 % ы – башка диннәр (Буддачылык, Бәһаи, Һинд дине, Яһүд дине) тарафдарлары яки диннәрен билгеләмәүчеләр [4] [1].