Телугу теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Телугу теле (తెలుగు) – Дравид телләренең берсе. Һиндстанның Андхра-Прадеш һәм Телингана штатларында таралган, анда ул рәсми статуска ия һәм шулай ук Телугу халкы диаспорасы күп булган илләрдә – Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә, Африканың һәм Якын Көнчыгышның кайбер илләрендә, Фиджи утрауларында һәм Маврикийда таралган.
Телугу Һиндстанда сөйләшүчеләр саны буенча дүртенче урында, 2011 ел халык санын алу буенча якынча 82 млн кеше һәм Ethnologue төп телдә сөйләшүчеләр саны буенча исемлектә 15-енче урында. Ул Дравид телләре гаиләсенең иң киң сөйләшелә торган әгъзасы һәм Һиндстанның егерме ике рәсми телләрнең берсе. Ул Һиндстан хөкүмәте тарафыннан классик тел булып танылган алты телләрнең берсе.