Яшәү өлкәсе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Яшәү өлкәсе яки яшәү зонасы, тормыш зонасы, шулай ук Алтынчәч өлкәсе (инглизчә habitable zone, HZ) — Галәмдәге шартлы өлкә, бу өлкәдә урнашкан планеталар өслегендәге шартлар Җирнекенә якын һәм сыек су булуы тәэмин ителә.
Тиешенчә шундый планеталар яки аларның иярченнәре Җирдә сыман тормыш төре барлыкка килүенә уңайлы була.
Галактиканың яшәү өлкәсендәге (galactic habitable zone, GHZ) йолдызның яшәү әйләнә-тирәсендә (circumstellar habitable zone, CHZ) тормыш хасил булу ихтималы иң зур.
Планетаның яшәү өлкәсендә булуы планеталар системасы шартларын тасвирлый, ә тормыш булуы өчен уңайлылыгы планетаның өслеге шартларын тасвирлый.
Инглиз әдәбиятында яшәү өлкәсе шулай ук Алтынчәч өлкәсе (инглизчә Goldilocks Zone) атала, бу атама инглиз әкиятеннән алынган, ул әкиятне рус теленә Лев Толстой "Өч Аю" итеп тәрҗемә итә, шулай ук бу русча әкият "Маша һәм өч аю" дип йөртелә. Әкияттә Алтынчәч (яки Маша) өч әйбердән тик берсен сайлый ала, нибары ул туры килә, шулай ук планета яшәү өлкәсендә булу өчен тик билгеләнгән шартка туры килә: йолдыздан ерак та якын булмаска тиеш.