Рок-музыка
From Wikipedia, the free encyclopedia
Рок-му́зыка (англ. Rock music) — популяр музыканың кайбер төрләре өчен җыелма атама. Rock сүзе (инглизчәдән «селкетү», «тирбәтү», «чайкалу») әлеге юнәлешләргә хас ритмик хәрәкәтләргә ишарәли, roll, twist, swing, shake атамалары белән аналогиядә (киң билгеле музыка һәм бию атамалары). Рок-музыканың мөһим билгеләре: блюзның интонация корылышына һәм композициясенә нигезләнү, пентатоника элементларын үзләштерү, ритм һәм гармониянең көйдән өстенлек итүе, вокалның һәм музыка коралының көчле экспрессивлыгы. Рок-музыканың башка билгеләре: электрмузыкаль кораллар куллану, иҗади мөстәкыйльлек (рок-музыкантлар үзләре иҗат иткән әсәрләр башкаралар), икенчел булып торалар һәм ялгыштыра ала.
Рок | |
---|---|
Юнәлеш: | Метал |
Чыганаклары: | рок-н-ролл, джаз, электрик-блюз, фолк, кантри, соул |
Башлану вакыты һәм урыны: | 50-еллар , Бөекбритания, АКШ |
Чәчәк ату чоры: | 1960-еллар уртасыннан башлап |
Асжанрлар: | альтернатив рок, арт-рок, бит, гараж рок, глэм-рок, готик-рок, инструменталь рок, математик рок, нойз-рок, паб-рок, панк-рок, пост-панк, пост-рок, прогрессив рок, прото-панк, психоделик рок, сатерн-рок, сёрф-рок, софт-рок, спейс-рок, стоунер-рок, фолк-рок, хард-рок, хартленд-рок, эксперименталь рок, христиан рок |
Чыгарылма: | джаз-фьюжн, синти-поп, евродиско, электроник-рок |
Шулай ук кара: | рок-опера, рок-төркем, Beatles, Nirvana, Metallica |
Рок-музыкага үзләрен кайбер субкультуралар: модлар, хиппилар, панклар, металлистлар, готлар, эмочылар, аерылгысыз итеп бәйлиләр.