Шәһәр тибындагы бистә
From Wikipedia, the free encyclopedia
Шәһәр тибындагы бистә (кыскача ш.т.б., рус. посёлок городско́го ти́па) — СССР вакытында чыгарып ясалган җирлек төре. Халык исәбе буенча шәһәр һәм авыл арасында.
Шәһәр тибындагы бистәләрдә халыкның төп өлеше (85 % тан) авыл хуҗалыгыдан тыш өлкәләрендә эшли. Советлар вакытында поселокның халык исәбе 3 мең кешедән башланды (шәһәрнең — 12 мең кешедән).
«Шәһәр тибындагы бистә» атамасы белән «эшчеләр бистәсе» атамасы да куллана. Болар атамалар мәгънәсе бик якын. Әмма шәһәр тибындагы бистә — география атамасы, ә эшчеләр бистәсе (э.б.) — идарә-хуҗалык төшенчәсе.
2008 елның 1 гыйнварына Россиядә 1361 шәһәр тибындагы бистә бар. Халык исәбе буенча (2010) Россиядә иң зур шәһәр тибындагы бистәсе - Ставрополь краендагы Горячеводский (36 965 кеше).