Фин теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Фин теле́ (үзатамасы suomi, suomen kieli) — фин-угор телләренең балтыйк-фин төркемчәсенә караучы тел. Финляндиянең рәсми теле (швед теле белән беррәттән). Финлядиядә яшәүче 4,7 миллион кешенең (ил халкының 92 проценты) туган теле. Европа Берлегенең рәсми телләренең берсе. Швециядә — монда финча якынча 300 000 кеше сөйләшә — рәсми рәвештә милли азчылыклар теле дип танылган. Моннан тыш, фин телендә сөйләшүче кечерәк төркемнәр Норвегия (Финмарк өлкәсе), Россия (Карелия өлкәсе) һәм Эстониядә дә бар.
Фин теле | |
Үзисем: |
suomi |
---|---|
Илләр: | |
Рәсми халәт: | |
Күзәтүдә тора: |
Finnish Language Office[d] |
Сөйләшүчеләр саны: |
7 млн |
Дәрәҗә: |
52 |
Халәт: |
иминлектә[d] |
Классификация | |
Төркем: | |
Язу: |
латин язуы һәм скандинавский Брайль[d] |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
фин 740 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Фин-угор теле буларак фин теле Европада иң күп таралган индо-герман телләреннән ныкъ аерыла. Шулай да берничә гасыр дәвамындагы аралашу нәтиҗәсендә синтаксисы һәм сүз байлыгы берникадәр тирә-яктагы индо-герман телләренә охшашланган. Фин теленең үзенчәлекләренннән агглютинатив төзелеш, күпсанлы килешләр (барысы 15), катлаулы морфонология (сузыклар гармониясе һ.б.), грамматик җенес категориясе булмауны атарга мөмкин.
Агглютинатив тел булу — фин һәм татар телләре өчен (һәм башка төрки телләр өчен дә) уртак сыйфат.