Рэп
From Wikipedia, the free encyclopedia
Рэп (ингл. rap, rapping) — бит яисә музыкаль аккомпанемент белән укылган ритмлы речитатив. Рэп укучы рэ́пер дип атала. Рэп компонентлары: «контент» (әйтелгәне), «флоу» (ритм, рифма), һәм «тапшыру» (каданс, тон)[1]. Рэп хип-хопның иң мөһим өлеше, еш кына аны бу жанр белән генә бәйлиләр, әмма рэп тарихы хип-хоп мәдәниятеннән иртәрәк барлыкка килә. Рэп, речитатив буларак, хип-хоп музыкасында гына түгел, башка жанрларда да бар: күп драм-н-бэйс башкаручылары да рэп кулланалар; моннан тыш, поп-рэпны барлыкка китереп, рэп еш кына поп-музыкада кулланыла; рок-музыкада ул рэпкор, ню-метал, альтернатив рок, альтернатив рэп, хардкор-музыкада һәм тагын кайбер жанрларда очрый. Поп-музыкантлар һәм заманча R-n-B башкаручылары да рэпны еш кына кулланалар[2].
Рэп | |
---|---|
Юнәлеш: | Рэп |
Чыганаклары: | африкан халык музыкасы |
Башлану вакыты һәм урыны: | АКШ |
Рэп нәфис уку сәнгатеннән, гадәттә, музыкаль аккомпанемент барлыгы белән аерыла[3]. Моннан тыш, рэп шигъри күләмгә түгел, музыкаль ритмга буйсына. Гадәттә, рэп диджей, тёрнтейблист, битбоксер ярдәмендә яисә а капелла башкарыла.