Германия
Үзәк Аурупадагы федератив дәүләт / From Wikipedia, the free encyclopedia
Алмания (шулай ук: Германия, алман. Deutschland), рәсми исеме белән Алмания Федератив Җөмһүрияте (алман. Bundesrepublik Deutschland, тыңлау (info)[13]) — Үзәк һәм Көнбатыш Европада урнашкан мөстәкыйль дәүләт. Төньякта Төньяк диңгез, Балтыйк диңгезе һәм Дания белән, көнчыгышта Польша һәм Чехия республикалары белән, көньяк-көнчыгышта Австрия һәм көньякта Швейцария белән, көнбатышта Франция, Люксембург белән, төньяк-көнбатышта Бельгия һәм Нидерланд белән чиктәш. Җирнең уртача климатлы өлкәсендә урнашкан.
Байрак
| |
Шигарь | Unity and Justice and Freedom |
---|---|
Башкала | Берлин |
Халык саны | 84 358 845 (31 декабрь 2022, Unknown, самое последнее значение) |
Нигезләнгән | 23 май 1949 |
Сәгать кушагы | UTC+01:00, UTC+02:00 |
Рәсми тел | алман теле |
География | |
Мәйдан | 357,587.77 км² |
Координатлар | 51°N 10°E |
Сәясәт | |
Башкарма орган | Алмания федераль хөкүмәте |
Канун чыгару органы | Бундестаг |
Дәүләт башлыгы исеме | Алмания федераль президенты |
Дәүләт башлыгы | Франк-Вальтер Штайнмайер |
Башлык исеме | Алмания федераль кәнслире |
Хөкүмәт башлыгы | Олаф Шольц |
Икътисад | |
ТЭП | 4 121 200 миллион евро (якынча, 2023, самое последнее значение) |
Акча берәмлеге | евро |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 6.1% (февраль 2024)[1] |
Туу күрсәткече | 1.39 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.942 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 81.9 ел (2024)[4] |
Пинсә яше | 65.25 яшь (2015) |
Джини коэффициенты | 31.7 (2019)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[6][7] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[8] |
Телефон коды | +49 |
ISO 3166-1 коды | DE |
ХОК коды | GER[9][10][11] |
Интернет домены | .de[12] |
Алмания — федератив парламент җөмһүрияте, 16 автономияле илдән (өлкәдән) тора. Мәйданы — 357 386 км²[14], су өлеше — 2,42 %. Якынча 82 миллион халкы белән Европа берлегендә халык саны буенча беренче урында. Башкаласы һәм иң эре шәһәре — Берлин. Иң эре конурбациясе исә (берничә үзәкле шәһәр агломерациясе) — мәркәзләре Дортмунд һәм Эссен шәһәрләре булган Рур өлкәсе. Башка зур шәһәрләре түбәндәгеләр: Һамбург, Мюнхен, Кёльн, Майндагы Франкфурт, Штутгарт, Дүссельдорф, Лейпциг, Бремен, Дрезден, Һанновер һәм Нүрнберг.
Хәзерге Алманиянең төньяк өлешенә туры килүче җирләрдә классик антик дәвердән, ягъни Борынгы Грек һәм Борынгы Рим дәүләтләре чорыннан башлап төрле алман (герман) кабиләләре яшәгәнлеге билгеле. Германия (лат. Germania) исемле өлкә б. э. к. 100 нче гасырдан әүвәл язылган чыганакта телгә алына. Халыкларның Бөек күченеше вакытында алман кабиләләре көньякка таба «киңәя». X гасырдан башлап, алман җирләре Изге Рим империясенең үзәк өлешен тәшкил итә[15]. XVI гасырда төньяк алман өлкәләре протестант реформациясенең мәркәзе була. Изге Рим империясе таркалганнан соң, 1815 елда Алман конфедерациясе оеша. 1848—1849 елгы Алман инкыйлабы нәтиҗәсендә, ирекле тавыш бирү аша, бөтен алман өлкәләре өчен дә уртак булган Франкфурт парламенты сайлана. Әлеге парламент халыкка төп демократик хокуклар бирүче кануннар кабул итүгә ирешә.
1871 елда алман дәүләтләренең күпчелеге, Пруссия җитәкчелеге астында, бер милли дәүләткә — Алман империясенә берләшә. Беренче бөтендөнья сугышы һәм 1918—1919 елларда булып узган инкыйлабтан соң империя парламентлы Веймар җөмһүрияте белән алышына. 1933 елда нацистларның хакимияткә килүе Алманиядә диктаторлык урнашуга, һолокостка һәм Икенче бөтендөнья сугышы башлануга китерә. Европада икенче дөнья сугышы тәмамлангач, Алманияне нацистлардан азат иткән илләр Алманияне дүрт оккупация зонасына бүлә. Моңардан соң АКШ, Британия һәм Франция оккупацияләгән җирләрдә Көнбатыш Алмания, ә Советлар Берлеге контролендә булган өлкәләрдә Көнчыгыш Алмания исемле ике дәүләт төзелә. Үзәк һәм Көнчыгыш Европада 1989 елда булып узган антикоммунистик инкыйлаблардан соң, 1990 елның 3 октябрендә Алмания янәдән берләшә[16].
XXI гасырда Алмания — көчле икътисадка ия кодрәтле дәүләт (ингл. great power). Тулаем милли продуктларның номиналына карасак, Алманиянең икътисады дөньяда дүртенче, сатып алу мөмкинлеге паритеты белән исәпләнгән милли продуктларга карасак, дөньядә бишенче урында тора. Алмания берничә сәнәгый һәм технологик секторда дөньякүләм лидер булып тора, һәм башка илләр белән актив сәүдә итә — тауарларны экспортлау буенча да, импортлау буенча да Алмания дөньяда өченче урында. Бик югары яшәү стандартына ия алга киткән ил; социаль иминиятләштерү, мәҗбүри иминиятләштерүле сәләмәтлек саклау, тирәлекне саклау һәм барча кешеләр өчен дә (шул исәптән чит ил гражданнары өчен дә) бушлай югары белем системаларын тота[17].
Алмания Федератив Җөмһүрияте 1957 елда Европа Икътисадый Берлегенә, 1993 елда Европа Берлегенә һәм 1999 елда еврозонага нигез салучы илләрнең берсе. Шенген зонасына керә. БМО, Европа берлеге, НАТО, G7, G20 һәм ИХҮО әгъзасы. Бай тарихлы мәдәнияткә ия Алманиядә бер-бер артлы дөньяда танылу алган һәм тирән эз калдырган рәссамнар, фәлсәфәчеләр, музыкантлар, спортчылар, эшмәкәрләр, галимнәр, мөһәндисләр һәм уйлап табучылар туган.