Ненец теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ненец теле — ненецларның милли теле; самоди телләреннән берсе.
Ненец теле | |
Үзисем: |
Ненэцяʼ вада |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: |
Ненец автономияле округы, Ямал-Ненец автономияле округы, Красноярск крае (Таймыр районы), Коми Җөмһүрияте, Мурманск өлкәсе, Архангельск өлкәсе |
Рәсми халәт: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
21 926 (2010, җанисәп)[1] |
Халәт: |
начар хәлдә[d] |
Классификация | |
Төркем: |
|
Язу: |
кирилл язуы һәм ненецкая письменность[d] |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
нен 482 |
ISO 639-1: |
— |
ISO 639-2: |
— |
ISO 639-3: |
Кола ярымутравыннан Енисей елгасының уң ярында кадәр булган тундра зонасында һәм Пур елгасы бассейныныдагы тайга зонасында таралган; Сөйләшүчеләр саны — 20 меңнән артык. Ике сөйләш (диалект) бар: тундра һәм урман. Тундра ненец теле күбрәк сөйләшүчеләр санына ия, бу диалектта Канин ярымутравыннан Енисей елгасына кадәр даирәдә 30000-нән 40000-гә кадәр кеше сөйләшә, ә урман ненец телендә Аган, Пур, Лямин һәм Надым елгалары тирәсендә даирәдә 1000-нән алып 1500-гә кадәр кеше сөйләшә. Ненец теле фонетик ягыннан башка самоди телләреннән сизелерлек аерыла; синтаксисы исә гади җөмләләрнең күплеге белән аерылып тора. Лөгать составында аучылык, боланчылык, балыкчылыкка караган сүзләр шактый күп. Әдәби ненец теле тундра сөйләше нигезендә шәкелләнгән.